Көзнең салкын көннәре җитүгә авылларда каз өмәләре башлана. Татар
элек-электән каз тоткан. Нинди каз әйбәт булган соң? Эч мае дүрт йөз
грамм чамасы чыкса, ул каздан каз булган инде.
Узган атна Киров өлкәсенең Сасмак авылында яшәүче Дания ханым Ганиевалар да каз өмәсе үтте. Аның казларының эч маен үлчәп карамадым, әмма һәрбер казыныкы шул
тирә булыр. Дания ханым ни нәрсәгә тотынса да аны җиренә җиткереп,
зурдан кубып эшли торган кеше. Бу турыда ишегалларына килеп керү белән
төшенәсең: хуҗабикә яратканча – болын хәтле зур. Аннан китә ишек тә
ишек, каршы алган улы Радик кайсы ишектән керәсе икәнлеген әйтмәсә,
адашып та йөрерсең.
Ишекләрнең берничә булуының хикмәте бар. Бу йортта бар нәрсә җайлы
булсын өчен эшләнгән, шул исәптән ишекләр дә. Мунча ягы, абзар тирәләре
һәм бакчага тиз генә чыгып китә торганы җәй ябылмый да торгандыр. Быел
40 каз, 25 бройлер чеби, 20 үрдәк үстергәннәр, корбан чалырга дип сарык
та асрыйлар! Ашатырга күпме киткәнен Радик белә.
– Кырык капчык көрпә генә алынды, ашлыктан гына да көн саен 70 кило
азык пешерәбез, – диде ул бакчадагы учакка асылган зур казанга ишарәләп.
Тик бу зарлану түгел иде. Бу йортта эшне яратып эшлиләр. Казларны
карарга Дания ханым оныгы, Мәскәүдәге кызы Римманың кызы Адилә булышкан.
Су буенда көн күрә торган казларны көненә биш-алты карап менә ул.
Ганиевалардагы өмә бу көнне гади өмә түгел иде.
– Авылдагы өмә йолаларын барлау өчен оештырдык без аны, – диде Урта Шөн
авыл җирлеге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахманова. –
Бездә суйган казларны йолкырга керткәндә, бик симезләр икән, киләсе
елга да шулай булып үссеннәр дип, теләкләр тели-тели сөйләшеп кергәннәр.
Абзар ияләре ишетеп торсын диптер инде. Каз йолкырга буй җиткән кызлар
чакырылган, күрше авыллардан кунак кызлары да килгән. Кызларның
осталыгын уен-көлке белән шушы тирәдә чуалучы егетләр дә күзәткән,
өйләнәсе егетләре булган туганнар, күрше күлән дә күз салганнар. Эш
бетүгә коймак пешерәләр, кичкә, өмәгә килгәннәр өчен казларның
эч-башыннан зур бәлеш салганнар. Яшьләр кичкә уенлыкка чыккан. Шушы
тирәдә үк бала-чага да бөтерелә. Каз юарга инешкә төшкәндә алар апалары
артыннан каз каурые атып барганнар. Монысы инеш-су буе ияләре өчендер
инде. Йола борынгы, гасырлар буе килә.
Элекке йолалардан аермалы буларак, өмәдә кызлар түгел, ә Сасмак
авылының данлыклы “Сүнмәс дәрт” ансамбле иде.
Алар яшь-җилкенчәк кызлар түгел, каз йолкыганда кулларына күз иярми.
Эшлиләр дә, җырлыйлар да. Җыр белән эшләү үзе бер күңелле булса, бу
көнне җырламый һич булмый иде, чөнки Сас-мак авылы каз өмәсен тарихка
кертеп калдыру өчен журналистлар чакырылган иде.
Өмә белән Вятка Аланы кабельле телевидение хез- мәткәрләре аеруча
кызыксынды, сасмаклылар да сер бирмәде. Дания ханым, телевидение
төшергәндә матур булсын дип, бар кешегә пардан матур алъяпкычларга
хәтле тектергән иде.
Авыл халкына да бер бәйрәм булды. Ияреп инешкә дә төштеләр, тәрәзә саен
да кеше иде.
Каз өмәләре белән сине, халкым!
Шәмсия ХӘЛИМОВА
Автор фотолары
“Дуслык” газетасы