Бүген Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза. Чара кысаларында ярминкә оештырылды. Биредә халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты. Каз йоны, мамыгыннан, маеннан һәм итеннән ясалган эшләнмәләр һәм продукцияләр дә тәкъдим ителде.
Барлык кунаклар зур казанда пешкән каз шулпасыннан, кайнар боткадан, коймактан һәм самавырда кайнатылган чәйдән авыз итте. Чараны Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар һәм үзешчәннәр концерты бизәде.