20 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә “Туган авылым” күңел ачу комплексында “Каз өмәсе ярминкәсе” оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару максатыннан әлеге чараны уздыра.
Ярминкәдә катнашучыларга татар халкының уникаль традицияләренең берсе белән танышырга һәм фермерларның продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Биредә югары сыйфатлы каз продукциясе, танылган татар брендларының милли киемнәре тәкъдим ителә. Каздан ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, уеннар да оештырыла.