Петропавловск шәһәрендәге Дуслык йортында акция узды. Казахстанда яшәүче милләттәшләребез бергә җыелып, татарча диктант яза. Әлеге чара яшь буын арасында телгә, мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан да уздырылды.

Диктант язу буенча акция уңышлы тәмамланды. Иң өлкән катнашучы Ришат Шакировка- 85 яшь. Иң яше Руслан Тимерҗановка 12 яшь. Әлеге чараны оештыру тәкъдиме белән Дуслык йорты чыкты. Бу октябрьдә узучы Халыкара “Татарча диктант” акциясенә әзерлек булып та тора. Узган ел Петропавловск бу чарага беренче тапкыр кушылды. Казахстан буенча иң күп катнашучылар да шушы шәһәрдән иде.