Казахстанда уздырыла торган “Җәлил йолдызы” халыкара бәйгесенә меңгә якын гариза килгән. Бу хакта конкурсны оештыручы Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итә.
Иҗади хезмәтләрне җиде телдә юллаганнар.
“Дөресен әйтик: моның кадәр көтмәгән идек. Кызганыч, сыйфат ягы да аксый. Кайбер эшләр авторлык хезмәтләре булып чыкмады. Аларны антиплагиатка да тикшерергә туры килде”, – диелә хәбәрдә.
Җиңүчеләрне 25 августта, Муса Җәлилне искә алу кичәсендә Нур-Солтан шәһәрендә бүләкләячәкләр.