tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстаннан делегация «Милләт җыены»нда катнашу өчен Казанга килде
Казахстаннан делегация «Милләт җыены»нда катнашу өчен Казанга килде

Казахстаннан делегация «Милләт җыены»нда катнашу өчен Казанга килде

Бүген Казан шәһәре “Милләт җыены”нда катнашачак кунакларны кабул итә башлады. Казахстаннан килгән милләттәшләребезне “Казан” халыкара аэропортында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, шулай ук БТК Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева каршы алды. Делегацияне Тәүфыйк Кәримов җитәкли.

Казахстан делегациясенең килүе — “Милләт җыены”ның киң географиясен, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларның милли тормыш белән бәйләнешен дәлилли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*