Бүген телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны балалар эскәмиясеннән өйрәтергә кирәклеген аңлау бар. Чөнки балачактан канга, күңелгә сеңдерелгән очракта гына, чын татар кешесе, татар җанлы шәхес тәрбияләп була. Казанның татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 40нчы “Тургай” балалар бакчасында моны бик яхшы аңлыйлар. Мәктәпкәчә оешмада татар балалары менә дигән итеп татарча сөйләшә, алай гына да түгел, рус балалары да милли мохиткә эләгеп, телне шактый гына яхшы үзләштерүгә ирешә. Тәрбиячеләр арасында да биредә гел татарлар гына, үз эшенә, балаларга гашыйк кешеләр җыелган. Шулай булгач, эшләренең дә нәтиҗәсе бар.
Башка балалар бакчаларына үрнәк булырдай эшне, билгеле, күрсәтергә, таратырга кирәк. Шуңа күрә Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Казан бүлегенең чираттагы күчмә утырышын уздыру урыны итеп нәкъ менә “Тургай” балалар бакчасы сайланган да. Бирегә Совет районы балалар бакчалары мөдирләре, методистлар, тәрбиячеләр җыелган иде.
– Балалар бакчабыз ни өчен “Тургай” исемен йөртә? “Тургай – ул шатлык, яңалык дигәнне аңлата. Менә шулай итеп һәр балабызга шатлык өләшергә, һәр сабыйны яңалыкка омтылдырырга тырышабыз. Милли бәйрәмнәребез – Сабантуй, Карга боткасы, Нәүрүз, фольклор кичәләребез аша без онытылып барган йолаларыбызны кайтару. Үсеп килүче буынга сеңдерү юнәлешендә эш алып барабыз, – дип кунакларны үзе җитәкләгән бакча белән таныштырып үтте бакча мөдире Фирдания Зарифуллина һәм үзенең сәламләү сүзләрен ирештерде.


Шуннан яңа алым – китаплар, әсәрләр белән таныштыру ысулы буларак “Буктрейлер” эш тәҗрибәсе белән таныштырып уздылар. Тәрбиячеләр “Такыя үрү бәйрәме” күренешен куйдылар, “Чәй серләре” белән таныштырдылар, “җиләк-җимешләрдән букет” мастер-классын күрсәттеләр, “Калфак бизәү” серләренә төшендерделәр.

Күчмә утырышта катнашкан Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да бакча мөдиренең эшне оештырудагы ролен ассызыклап үтте.
– Бүген “Тургай”да безгә бөтен күңелләрен ача белделәр. Алар безгә татар милләтенә нәрсә хас булырга тиеш, балаларны без нәрсәгә өйрәтергә тиеш, алар сезгә күңелләре белән, ихласлыклары белән бирә белделәр. Менә бүген күрсәткән йолалар – юк бу бит алай түгел, болай диючеләр дә булды. Һәр җирлектә татар яши. 7 миллион татар шулкадәр сибелгән, һәр җирлектә бу йолалар бар, ләкин аларның исеме төрлечә, гореф-гадәтләр дә берникадәр аерыла. Бу гаҗәеп кызыклы йолалар һәм аларның барысы да татар халкына хас, – дип билгеләп үтте Кадрия Идрисова.
Күчмә утырыш “Ак калфак” гимнын башкару белән тәмамланды. “Тургай” балалар бакчасы мөдире Фирдания Зарифуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.















