tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан галимнәре Мордовия төбәген өйрәнә
Казан галимнәре Мордовия төбәген өйрәнә

Казан галимнәре Мордовия төбәген өйрәнә

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең оешкан көненнән башлап, ягъни 84 ел дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү белән шөгыльләнә.

Алдан хәбәрләнгән тәртип буенча, 2024 елның 27 маеннан 7 июненә кадәр Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ИЯЛИ галимнәре, Мордовия Республикасы Дубенка, Кочкурово, Рузаевка, Инсар, Кадошкино, Торбеево, Ковылкино, Зубово-Поляна районнарының татар авылларында эшли башлаганнар. Тикшеренүчеләр тел, фольклор (әкиятләр, мифлар һ.б.), халык сәнгате (промыслалар, архитектура һ. б.), кулъязма мирас буенча материал җыялар һәм өйрәнәләр.

Экспедициядә катнашучылар (И.И.Ямалтдинов, Л.М.Шкляева, Р.Ф.Сафиуллина, А.К.Булатова, Л.Ш.Гарипова, Г.Г.Гилемьянова, В.М.Усманов) белән якташларыбыз мирас итеп калган җирле материалларны рәхәтләнеп бүлешә, экспедиция планлаштырган барлык җирләрдә эшләү өчен уңай шартлар тудырыла.

Фәнни-тикшеренү һәм кыр эшләре нәтиҗәләре экспедициядә катнашучыларның коллектив монографиясендә чагылдырылачак.

Ә хәзергә Казан галимнәре Дубенка районы Ломат, Кочкурово районы Татар Ымызы, Рузаевка районы Татар Пешлә, Верхний Урледим, Тат. Шебдас, Инсар районы Яндовище авылларында материаллар җыйганнар.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*