tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Kazan Halal Marketта Бөтендөнья татар конгрессы «Татар базары» блогын оештырды
Kazan Halal Marketта Бөтендөнья татар конгрессы «Татар базары» блогын оештырды

Kazan Halal Marketта Бөтендөнья татар конгрессы «Татар базары» блогын оештырды

Бүген «Казан» Агросәнәгать паркында Russia Halal Market Хәләл продукциясе күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстаннан, шул исәптән Казаннан, шулай ук Ираннан, Сенегалдан һәм Төркиядән 100 эре җитештерүче катнаша. Ачылышта ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашты. Соңрак ул Russian Halal Market Хәләл-продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә Бөтендөнья Татар конгрессы «Татар базары» бренды астында ярминкәнең аерым блогын оештырды. Блок Россия Федерациясе төбәкләреннән 57 компанияне берләштерә. Биредә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Киров, Омск, Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Ырымбур һәм Пермь краеннан җитештерүчеләр катнаша.

Russia Halal Market күргәзмәсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форум көннәрендә үткәреләчәк. Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары продукцияне 8:00 дән 19:00гә кадәр 21 майга кадәр Аграр урамы, 2 адресы буенча сатып ала алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*