tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан – халкыбызның рухи мәркәзе
Казан – халкыбызның рухи мәркәзе

Казан – халкыбызның рухи мәркәзе

Миңа 12 июньдә Корбан бәйрәме уңаеннан теплоходта Идел елгасы буйлап сәяхәттә катнашырга насыйп иттеӘлеге чараны оештыручы – Россия мөселман хатын-кызлары берлеге, аның лидеры Наилә ханым Җиһаншина.

Бу вакыйгада катнашу өчен Ульяновск шәһәреннән Казанга бардым. Миңа барысы да ошады – Коръән уку, файдалы, илһамландыргыч вәгазьләр, бүләкләр, корбан итеннән әзерләнгән тәмле ризыклар һәммәсе дә сөендерде. Аллаhы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярдәме белән хөрмәтле кешеләргә шигырьләремне укып бүләк иттем. Чыгышымнан соң теләге булган кешеләр үзләренә һәм якыннарына шигырь җыентыклары сатып ала алдылар. Аллаһы Тәгалә безнең барыбыздан да разый булсын.

Мәркәзебез Казан – үзенчәлекле шәһәр. Аллаһы Тәгалә миңа нәкъ менә Казанда искиткеч очрашулар, кызыклы кешеләр, Наилә Касыйм кызы һәм аның командасы, зирәк абыстайлар белән аралашу мөмкинлеге бүләк итте.

Элегрәк Буа шәһәрендә, мөселман гаиләсе чакыруы буенча, “Ханымнар” дип исемләнгән беренче иҗади очрашуым оештырылган иде. Талантлы шагыйрә Лилия Тимергалиева белән күркәм очрашу өчен Аллаhыга рәхмәтлемен.

2000 нчы елларда Аллаһы Раббыбыз миңа Казанга юл ачты. Биредә ул миңа беренче медальләр бүләк итте, спортчы буларак, беренче тапкыр Россиянең спорт мастеры нормативын үтәдем.

Татарстанны, татар халкын һәм татар телен яратам, хөрмәт итәм. Бик рәхәтләнеп шифалы догалар укыйм, аларга йөрәгем һәрвакыт ачык. Хәзерге вакытта теплоходта алган тәэсирләр белән яшим. Бу җыелыш күңелле үтте, йөрәктән йөрәккә барып җитте.

Наилә абыстай Җиһаншинага, аның командасына зур рәхмәт. Алар барлык хатын-кызларга игътибарлы, ә алар күп, матур, елмаючан, ачык йөзлеләр. Яңа кешеләр белән танышуыма чиксез шатмын. Барысының да Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешүләрен, ике дөнья бәхете һәм зур уңышлар телим.

Динә САФИНА,

шагыйрә.

Ульяновск шәһәре.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*