Халык биюләрен сәхнәдән генә кем дә карап утыра ала ул. Бер сәгать буе «Ярмәк вагы»на басып кара син! «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге остаханәләре нәкъ менә шул биюне өйрәнүдән башланды. 500ләп кеше Кабан күле буендагы агач идәннәрнең ныклыгын тикшерде.
Әллә һава торышының җайлануы, әллә спортлы-иҗатлы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының популярлыгы, әллә халыкның биюгә сусавы шулай тәэсир иткән – болай да кеше белән «кайнап» торган Кабан буена халык агылды да агылды. Яңа гына тәпи киткән сабыйлардан башлап, таякка таянган әби-бабайларга кадәр бар иде анда.
Әйткәнебезчә, ул кичне теләгән һәркемне «Ярмәк вагы» халык биюенә өйрәттеләр. Бу биюнең тарихы болайрак: Самара өлкәсенең Ярмәк авылы егетләре армиягә китәр алдыннан җыелышып күңел ача торган булган. Биюләрсез дә булмаган. Ләкин гади генә бию булмаган ул. Берсе икенчесенең аяк астына чыбыркы белән суккан, икенчесе шуңа басарга тырышкан. Шул рәвешле тыпырдау килеп чыккан. Элек «Ярмәк вагы»на егетләр генә басса, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Моны безгә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Владислав Уткин сөйләде. Алар бу биюне Самарадагы «Ак каен» ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллиннан отып калган икән.
Шәһәр халкы өчен бию дәресен Владислав белән беррәттән педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева, фламенко биюе остасы Гөлсинә Галимуллина, «Казан» бию ансамбле солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрде. «Татар биюен бер урында тыпырдау белән чикләнә дип уйлый күрмәсеннәр иде», – ди биючеләр. Шуңа да халык биюенең үзенчәлекләре, сез һәм без белмәгән хәрәкәтләре белән таныштырырга ниятлиләр.
Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге проектны башлап җибәрүче Гүзәл Сәгыйтова әйтмешли, татар биюе, татар теле тантана иткән шушы кечкенә бәйрәмнең дә әһәмияте шактый. «Үзегез дә күрәсез: биючеләр дә, күзәтүчеләр дә бик күп. Димәк, халыкка бу кызык һәм кирәк. Остаханәләрдә катнашучыларның төрле яшьтә булуы да сөендерә. Өлкәннәр генә килсә, яшьләр кызыксынмый, дияр идек, яшьләр генә җыелса, шулай ук аудиториябез тар тоелыр иде. Бүгенге дәрес һәм, гомумән, бу проект татарларның биемичә яши алмавын кабат раслый», – дип сөйләде ул. Элегрәк су буйларын шау-гөр китергән кичке уеннарны «терелтергә» кирәк безгә. Гүзәл Сәгыйтова әнә шундый фикер-теләге белән дә уртаклашты. Яхшы булыр иде ул, шулай бит?
Янә «Ярмәк вагы»на әйләнеп кайтсак, җиде түгел, сигезенче кат тирне чыгара торган дәртле бию булып чыкты ул. Сәхнәдән биегәннәрен карап тору, ай-һай, ансат икән. Ә баса башласаң, туктап булмый. Арыганнарың да онытыла, кәефең дә яхшыра. Түгәрәкләнә дөньясы да. Менә шундый бию бүләк иткән безгә Самарада яшәүче милләттәшләребез.
Самара, димәктән, чарага килүчеләр арасында «Ярмәк вагы»ның шушы рәвешле яшәвен, халык арасында шулкадәр зур кызыксыну уятуын күреп, күз яшьләрен тыя алмаган бер ханым да бар иде. Самарада яшәүче Альбина Шәмсетдинова Татарстан башкаласына эшләре буенча килгән була. Ә Кабан буендагы бу чараны, гомумән, очраклы рәвештә, узып барышлый гына күреп, дөресрәге, ишетеп ала. «Кабан күле буена «Ярмәк вагы»ның көен ишетеп төштем. Шунда ук күңелем тулды, ирексездән елый башладым. Бу биюне шулкадәр оста итеп биюләрен, алай гына да түгел, халыкка өйрәтүләрен күргәч, шундый сөендем. Ярмәк авылыннан чыккан бию – Казан, татар үзәгендә! Аны шулай актуаль һәм популяр итүләре өчен мең рәхмәтле мин», – дип сөйләде ул безгә.
«Ярмәк вагы» Самара өлкәсендә бүген дә популяр икән. «Туйларда, яшь егетләрне армия сафларына озатканда, гомумән, мәҗлесләрдә әле дә бииләр аны. Ярмәкнең үзендә аеруча популяр ул. Сәхнәгә чыгып кына түгел, бар халык бергәләп бии «Ярмәк вагы»н», – диде Альбина ханым.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысасындагы чаралар июньнән алып сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ачык һавадагы бушлай остаханәләргә теләгән һәркем килә ала. Киләсе очрашу 15 июньдә, шулай ук Кабан күле буенда узачак. Бу юлы Камал театры артистлары чечетка биергә өйрәтәчәкләр.
Узган җәйдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысасында 14 чара узган. Аларда барлыгы 550 кеше катнашкан. Очрашулар Кабан күле буеннан тыш, «Ак чәчәкләр» һәм Фучик бульварларында, Горький һәм Урицкий паркларында, «Черек күл»дә узган. Проектның юнәлешләре арасында йога, сулау практикалары, спорт, биюләр бар.
Лилия Гыймазова