ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан һәм Уфа әниләре шәһәр шартларында татар баласын үстерү турында тәҗрибә уртаклашачак
Казан һәм Уфа әниләре шәһәр шартларында татар баласын үстерү турында тәҗрибә уртаклашачак

Казан һәм Уфа әниләре шәһәр шартларында татар баласын үстерү турында тәҗрибә уртаклашачак

7 апрельдә 17.00 сәгатьтә Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә уникаль чара: беренче тапкыр ике башкала – Уфа һәм Казан әниләре очрашуы узачак. Очрашу «Балалар – безнең киләчәк» дип исемләнгән.

«Бу проектның башлангычында гади оештыручылар гына түгел, ә вакытның, үсешнең һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен белүче чын лидерлар, күптөрле проект җитәкчеләре тора», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Әниләр клубы» җитәкчесе Динара Әхмәт.

Алар – Уфадан «Бәдән ни дәшә?» проекты авторы Гөлшат Сафина, Казаннан «Әниләр клубы» җитәкчесе Динара Әхмәт. Бу ике шәхес – кыенлыкларга каршы торырга, катлаулы процесслар белән идарә итәргә һәм эшләрне тиешле нәтиҗәгә китерергә күнеккән кешеләр. Әгәр алар бу күперне төзүне үз өсләренә алган икән, димәк, ул ныклы, ышанычлы булачак һәм сезне нәкъ теләгән урынга алып барачак.

Ике башкала арасын, бер зур тарихның ике ярын тоташтыручы күпер булачак әлеге чара «Бәдән ни дәшә?» проекты кысаларында Казан шәһәрендә эшләп килүче «Әниләр клубы»ның күчмә очрашуы форматында узачак, «Балалар – безнең киләчәк» темасына багышланачак.

Заманча әни булу, шул ук вакытта татар телен, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның рухын саклап калу — борынгылык түгел, ә иң югары осталык. Бу осталык күп көч, вакыт һәм энергия сорый.

Ә вакыт шундый тиз уза. Лкин нәкъ менә хәзер туктап, үзебезгә сорау бирү мөһим: балаларыбыз әби-бабай телендә горурлык белән сөйләшсен өчен нишләргә? Аларның физик, рухи сәламәтлеген ничек ныгытырга? Шул ук вакытта үзебезгә ничек ресурслы әни булып калырга? Шушы һәм башка сорауларга очрашуда көчле спикерлар – уңышлы гаилә, бизнес корган һәм тирә-юнендә татарча мохит булдырган, башка әниләрне рухландыра алырдай ханымнар белән җавап эзләячәкләр.

Программа:

  • Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, педиатр, РБКХ гастроэнтерологы, БДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, «Иң яхшы педиатр – 2025» Гөлнара Якупова: «Сәламәт туклану нигезләре – сәламәт киләчәк буын»;
  • Яшь әни, татар җәмәгатьчесе Альбина Юнысбаева: «Мегаполиста туган телдә сөйләшүче бала үстерү»;
  • Шәригать фәннәре докторанты, ислам хокукы буенча магистр, ислам финанслары буенча белгеч Зөлфия Ханова: «Ислам дине кануннары буенча бала тәрбияләү үзенчәлекләре»;
  • Психолог, тележурналист, татар җәмәгатьчесе, татар телле проектлар авторы Гөлшат Сафина: «Балаларны мактарга ярыймы? Яшүсмерләргә ничек терәк булырга?»
  • Журналист, филология фәннәре магистры, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, «Әниләр клубы» һәм «Әниләр марафоны» проектлары авторы Динара Әхмәт: Проектлар эшчәнлеге белән таныштыру.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*