tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында «Батырлар аллеясы» экспозициясе оештырылган
Казан кооператив институтында «Батырлар аллеясы» экспозициясе оештырылган

Казан кооператив институтында «Батырлар аллеясы» экспозициясе оештырылган

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Батырлар аллеясы» экспозициясе оештырылган. Анда ефрейтор, Советлар союзы Герое Галимҗан Шаһвәлиевның фотосурәте дә бар. Каһарманның исеме «Батырлар аллеясы» дигән китабына да кертелгән.

«Быел Галимҗан Шаһвәлиевның тууына 105 ел. Батыр 1919 елның 23 декабрендә Әлки районы Татар Төгәлбае авылында туган. 1931 елда әти-әнисе белән Ярославль өлкәсенә күченгәннәр. Фронттан соң, гомеренең соңгы көненә кадәр Варегово бистәсендә яшәгән. Бүгенге көндә әтиләре нигезендә кызы Разыя Борисова гомер итә. Һәм алар яши торган урам Шаһвәлиев урамы дип йөртелә. Без Разыя ханым белән һәрдаим телефон аша элемтәдә», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, 2020 елда Советлар Союзы Герое Галимҗан Шаһвәлиевның кызлары Мәвия һәм Разыя ханымнар әтиләренең туган авылында очрашуда катнашкан булган. «Очрашу вакытында авыл халкы Шаһвәлиевларның ике катлы йортларын, алар яшәгән нигезне онытмауларын сөйләгән иде. Ул көн күңелләрендә мәңгегә уелып калган. Аларның әтиләре сөйләгән авылны беренче күрүләре иде», – диде ул Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*