tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында Дәрдемәнд премиясен тапшырдылар
Казан кооператив институтында Дәрдемәнд премиясен тапшырдылар

Казан кооператив институтында Дәрдемәнд премиясен тапшырдылар

Бүген, 29 ноябрь, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Дәрдемәнд исемендәге премия тапшырылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров чыгышын Дәрдемәнднең “Кораб” шигыре белән башлады. Алга таба ул Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиеваның һәм Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллинаның хезмәтләрен югары бәяләп, аларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук Данис Шакиров институтка күренекле татар шәхесләренең сурәтләре төшерелгән плакатлар бүләк итте.

Дәрдемәнд премиясе Татарстан Республикасы, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Камилә Мусинага тапшырылды. Шулай ук премия Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әмир Габдрахмановка бирелде. Аларга Мәскәү шәһәренең истәлекле урыннарында булу өчен сертификат тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*