tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә «ДәртФест» – җанлы татар музыкасы фестивале һәм мода күрсәтү була
30.07.2020 - «Уйнагыз, гармуннар!» Кремль (Фото Салават Камалетдинов )
30.07.2020 - «Уйнагыз, гармуннар!» Кремль (Фото Салават Камалетдинов )

Казан Кремлендә «ДәртФест» – җанлы татар музыкасы фестивале һәм мода күрсәтү була

30 августта, Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә, Казанда заманча татар мәдәнияте «ДәртФест» фестивале узачак. Чара кысаларында Татарстанның яшь музыкантлары чыгыш ясый, осталар ярминкәләре эшли, шулай ук татар халык киемнәре модасын күрсәтү дә була. Бу турыда матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сөйләде.

«Фестиваль Казан Кремленә кайта. Анда ике сәхнә, өстәвенә мода күрсәтү сәхнәсе һәм театр мәйданчыгы эшләячәк. Шулай ук нәшриятлар күргәзмәсе һәм дизайнерлар ярминкәсе дә планлаштырылган», – диде спикер.

Быел аерым балалар мәйданчыгы фестивальнең яңалыгы булачак. Кунакларны «Апуш» студиясеннән театраль тамашалар, «Абау» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале коллективлары чыгышлары, «CАФ радио» иҗат остаханәсе һәм «Шаян ТВ» күңел ачу уеннары көтә.

Yummy Music иҗат берләшмәсе музыкантлары чыгыш ясаячак, ә Туп сарае сәхнәсендә танылган һәм яңа гына эшли башлаган татар поп-артистлары Марат Яруллин, Илшат Сафин, Артур Исламов, Анастасия Макарова, рэпер Шәкүр, блогер Раил Арсланов («Хижина музыканта»), Лилиана Газизова, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Yatmas Dusai һәм Said Olur чыгыш ясаячак.

«Быел «Арт-реактор» резидентлары булган һәм Татарстаннан читтә популярлашкан башкаручыларны җәлеп итәбез», – дип өстәде Сабирова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*