tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә тамашачыны гашыйк иткән малайны таптык: Җыры аша дөнья белән сөйләшә
Казан Кремлендә тамашачыны гашыйк иткән малайны таптык: Җыры аша дөнья белән сөйләшә

Казан Кремлендә тамашачыны гашыйк иткән малайны таптык: Җыры аша дөнья белән сөйләшә

Республика көнендә узган «ДәртФест» фестивалендә бөдрә чәчле малайның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкарган видеосы социаль челтәрләрдә чыкты. «Интертат» хәбәрчесе Казанда яшәүче Хафиз Садертдинов исемле әлеге бала белән таныштыра.

30 августта Казанда Республика көне уңаеннан Кремль территориясендә «ДәртФест» заманча музыка фестивале булды. Әлеге чарадан кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Шулар арасында бер видеода бөдрә чәчле нәни малайга игътибар иттем. Сәхнә читендәге койма буенда басып торучы бала янына алып баручы килә, ул аңа микрофон суза. Малай саф татар телендә бик моңлы итеп «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын җырлап җибәрде. Мин бу талантлы баланың әнисе һәм укытучысы белән элемтәгә чыктым.

Хафизның әнисе – Эльвира Садертдинова тумышы белән Ульяновск шәһәреннән, Казанга 12 ел элек күченеп килгән. Аның сүзләренчә, 10 яшьлек Хафиз – үзенчәлекле диагнозлы, сөйләшми торган бала.

«Берәр кешене күрсә, фортепианода аның турында көй уйлап чыгара»

Хафизны үзем генә үстерәм, аңа 10 яшь, ул хәзер 1 нче мәктәптә махсус инклюзив программа буенча 4 нче сыйныфта укый. Гади генә бала булмаса да, ул бик тырыша, яхшы билгеләргә укый.

Хафиз музыка белән кайчан шөгыльләнә башлады?

Хафиз тумыштан бирле музыка белән шөгыльләнә, дисәм, дөрес булыр. Үзем танылган музыкант булмасам да, минем музыкаль белемем һәм бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә күзаллауларым бар, шуңа күрә кул астында һәрвакыт төрле музыкаль уен кораллары бар иде.

Хафизга кешеләр белән аралашырга авыр. Ул бары тик җырлар аша башкалар белән коммуникация булдыра. Хафиз 3 ел музыкаль мәктәптә фортепианода педагог Марина Владимировна белән шөгыльләнә. Шунысы кызык, ул берәр кешене күрсә, фортепианода аның турында көй уйлап чыгара, йә аңа туры килә торган көйне уйлый башлый.

Хафиз зур сәхнәгә тәүге тапкыр ничә яшьтә чыкты?

Зур сәхнәдә Хафиз 3 ел элек «Добрая волна» бәйгесендә чыгыш ясады. Бу бәйге турында миңа дусларым сөйләде, дөресен генә әйткәндә, Хафиз җырын җырлап бетерер микән, дип уйладым, ә ул чыннан да җырын җиренә җиткереп башкарды һәм әле икенче урын да яулады. Жюри әгъзалары улымны мактап, җылы сүзләр әйттеләр. Шуннан инде мин вокал буенча укытучы эзли башладым, соңгы 3 елны улым вокалист буларак шөгыльләнде, тик менә соңгы арада, фортепианода уйнау миңа күбрәк ошый, ди башлады.

Бер ел элек «импровизация» классында Хафизым вокал буенча София Яшаровна белән өйрәнә башлады. Алар хәтта икәү җыр да яздылар, аның берсе тиздән чыгачак балалар язган көйләр җыентыгына да кертелде. Хафиз Софияны бик ярата, анардан үрнәк ала. Аларга бергә рәхәт икәне миңа да сизелә. София, яшь кенә булуына карамастан, бик олы йөрәкле, без аның белән шөгыльләнүебезгә бик шат.

«Сценкаларда катнаша алмаган баламны күреп йөрәгем әрни иде»

Безнең фортепиано укытучысы Хафизның музыкаль үсешенә шулай ук бик зур өлешен кертте. Аллаһ боерса, улымнан тәҗрибәле, яхшы музыкант чыгар.

Балалар бакчасына йөргәндә, бернинди сценкаларда катнаша алмаган баламны күреп, йөрәгем әрни иде. Хафиз белән шөгыльләнгән, безгә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәтемне белдерәм.

«Хафиз татарча җырларны бик яратып башкара»

Хафиз нинди телдәге җырларны күбрәк яратып башкара?

Безне ситуацияне истә тотып, шунысын әйтә алам – мондый балаларга берничә телдә җырларга ярамый. Тик соңгы 2 елда Хафиз татарча җырларны бик яратып башкара.

Хафиз татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлый?

Софияне беренче күргәч, Хафиз аңа Айдар Галимов җырын уйнап күрсәткән иде. Илһам абый, Әлфия Авзалованы, Филүс Каһировны яратып тыңлый. Әле күптән түгел Фидан Гафаров җырларын табып, миңа: «Менә шәп җырлары», – диде. Минем яраткан җырым – «Су буеннан әнкәй кайтып килә». Хафиз аны ишетеп калып өйрәнгән. Мәктәптән өй эшләрен эшләгәндә, бераз киреләнеп алса, беренче мин аны елатам (көлә), ә аннары ул мине «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкарып елата.

Эльвира Садертдинова әйтүенчә, Хафиз җырны ишетә, ә аннары әнисе аңа аның сүзләрен, мәгънәсен әкренләп аңлата башлый. Хафиз эмоцияләрне дә, татар телен дә җырлар аша өйрәнә.

Хафиз тагын нәрсәләр белән кызыксына?

Хафизның кызыксынулары музыка белән бәйле. Мисал өчен, без Филармониядә Татарстанның симфоник оркестры чыгыш ясаган классик концертларга йөрергә яратабыз.

Музыкадан кала, Хафиз атнага 3 тапкыр йөзү белән шөгыльләнә. Шулай ук, ул таудан чаңгы шуарга, синтезаторда уйнарга ярата. Ул әле лего уенын ярата. Шунысы кызык, ул легодан машиналар, самолетлар түгел, ә биналар төзи. Безнең өйдә Казаныбызда булган биналарның күбесе бар инде. Ул бу яктан бик сәләтле.

Хафизның әнисе улының киләчәктә консерваториядә укырга теләвен әйтте.

Хафизның нинди музыкаль бәйгеләрдә катнашканы бар?

Беренчедән, төрле бәйгеләр оештыручы фондларга рәхмәт әйтәсе килә, аларның төрле диагнозлы балаларга игътибар бирүләре хөрмәткә лаек. Данияр Соколов җитәкчелегендәге фонд ярдәмендә Хафизның сәхнәгә чыгу тәҗрибәсе баеды. Мин аларга бик рәхмәтле. Башка кешегә җайлашу, өйрәнү өчен 5 тапкыр кабатлау кирәк булса, Хафизга моның өчен 45 кат кабатлау кирәк. Беренче чыгышларында ул башын да тамашачыларга карап түгел, ә арты белән басып, фортепианога ия иде. Хәзер кеше арасына чыгып, алкышларны ишетеп, жюриларның фикерен ишетү мөмкинлеге бар. Әле ул музыкаль коралларда уйнау буенча бәйгеләрдә бик күп катнашты. Ирина Владимировна безгә бик ярдәм итте, ул – безнең якын дустыбыз, аңа рәхмәтебез чиксез.

«Хафиз – үзенчәлекле бала, җырны ишетә алу сәләте көчле»

Хәзерге вакытта Хафиз белән шөгыльләнүче София Яшаровна Озджан белән дә аралашып алдык.

Бу видео төшерелгән көнне мин «ДәртФест»та «Ыспай бит» төркеме белән чыгыш ясаган идем, ә Хафиз әнисе белән миңа көч бирергә килде. Җәй буе без, бергәләшеп, төрле күңел ачу чараларына йөрдек.

Хафиз башка балалардан кайсы ягы белән аерыла?

Хафиз – үзенчәлекле бала, аның җырны ишетә алу сәләте көчле. Мисал өчен, ул җырны тыңлагач, шунда ук, ноталарына да күз салмыйча, фортепианода уйнап күрсәтә ала.

Сезгә Хафиз белән уртак тел табу авыр булмадымы?

Дөресен генә әйткәндә, үзенчәлекле балалар белән уртак тел табу өчен күпмедер вакыт кирәк. Хафиз – минем беренче үзенчәлекле укучым, хәзер инде алар күбәйде. Башта мин аның игътибарын җәлеп итә, тыңлата алмадым. 1 айдан соң без инде дуслашып ук беттек. Хәзер безнең һәр дәресебез кочаклашулардан башлана һәм «София Яшаровна молодец!» сүзләре белән тәмамлана.

Сез Хафиз белән атнага ничә тапкыр шөгыльләнәсез?

Быел без Хафиз белән атнага 2 сәгать шөгыльләнәчәкбез. 1 сәгать фортепианода, 1 сәгать вокал белән. Без Хафиз белән бергә күптән түгел генә шөгыльләнә башласак та, берничә конкурста катнашып, җиңүләр яуларга өлгердек. Үзенчәлекле балалар өчен конкурслар укытучыга да, балага да мотивация бирә, чөнки алар ярдәмендә без яңалыклар күрәбез.

Фотоларны «Интертат» сайтына Эльвира Садертдинова тәкъдим итте, барлык фотолар да аның рөхсәте белән кулланыла.

https://intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*