tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кызы Карина Хәйруллина: Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм
Казан кызы Карина Хәйруллина: Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм

Казан кызы Карина Хәйруллина: Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм

Татарстан мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарының кызган чагы: укучылар, беренчеләрдән булып, татар теленнән имтихан тапшырды. Республика буенча аны быел 7 кеше сайлаган. Шуларның берсе булган Казан шәһәре 171нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина ни өчен татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын сайлавы турында сөйләде.

Әти-әнием өйдә минем белән татарча сөйләшә, мәктәпкә укырга кергәч тә, татар сыйныфында укыдым. Без анда татар телендә төрле спектакльләр куйдык, «Татар кызы» бәйгеләрендә катнаштык. 2023 елда «Сәйяр» театраль конкурсында безнең төркем белән Гран-при яуладык.

11нче сыйныфта укый башлаганчы ук 100 процент татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачагымны белдем. Әлбәттә, татар телеңнән БДИ югары уку йортына укырга кергәндә кирәк була. Киләчәктә тормышымны татар теле белән бәйләргә уйлыйм. Казан федераль университетының татар журналистикасы юнәлешенә укырга керергә телим.

Татар теленнән БДИга мәктәптә дә, өйдә дә бик җентекләп әзерләндем. Материалларны мәктәптә бирделәр. Укытучым Зөлфия Илдаровнага зур рәхмәт. Бик булышты. Татар теленнән БДИ бирәм дигәч, әти-әни теләктәшлек белдерде.Һәм элекке сыйныф җитәкчем – Газизова Диләрә Фидаэловнага зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*