tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә
Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә

Казан Мэриясе бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә

Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелүче курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.

Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итте.

Дәресләр 12 февральдә башланып, 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Аларны Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак.

Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Татар теле курсына язылырга теләгән муниципаль хезмәткәрләр сылтама аша теркәлә ала.

Быел барлыгы дүрт курс узачак. Татар телен өйрәнергә теләүче казанлылар өчен бушлай татар теле курслары җәй һәм көз айларында узачак, диелә хәбәрдә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*