tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә
Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә

Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә

Казан Мэриясе драматургия конкурсы игълан итә.

Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә.

«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала.

Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы.

Бәйге 4 номинациядә уза:
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр);
• Кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр);
• Зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр аудиториясе өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр).

Катнашу өчен [email protected] электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.

Һәр номинациядә 3 җиңүче каралган:
1 урын – 110 000 сум,
2 урын – 90 000 сум,
3 урын – 70 000 сум.

Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы пьесалар тупланган җыентык чыгарылачак.

Чыганак: millikznru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*