Рабигыль-ахыр аеның 7 нче көнендә (10 октябрьдә), Казанда «Затлы мәҗлес» очрашулары башланды. Нәзарәт ел саен оештыра торган мәҗлеснең беренчесе Казандагы “Ирек” мәчетенең хатын-кызлар залында узды һәм 70 кә якын гүзәл затны җыйды.
Күркәм затлар катнашындагы мәҗлесләр гадәти лекцияләр итеп үткәрелми, аралашып, дин турында сөйләшеп утыру рәвешендә оештырыла. Мөслимәләрнең һәр очрашуы кызыклы һәм эчтәлекле булуы белән аерылып тора, бу мәҗлес тә истә калырлык булды. Бу көнне мөслимәләр җанлы тарихның бер өлешенә әйләнде. Гади генә итеп әйткәндә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ бөек хәләл җефетләре – Өммәт аналары тормышындагы кызыклы һәм гыйбрәтле тарихлар белән танышты.
Хатын-кызлар мәҗлесләре интерактивлар белән кызыклы: мөслимәләр биредә үз проблемалары белән уртаклашты, киңәшләр һәм сорауларга җаваплар эзләде. Аннан Чистай мөхтәсибәтеннән Илһамия остаз Шәрифуллина белән күңелгә ятышлы әңгәмә башланды. Ул Өммәт аналары тормышы турында бик аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде, бүгенге көн белән дә бәйләп җибәрде. Хәдичә радыйаллаһу ганһә мисалында ул хатын-кызларда иренә теләктәшлек итү, мөнәсәбәтләрнең ышанычлы булуы, ныклык, балаларны тәрбияләүдә әнинең роле, гадилек һәм намуслылык кебек сыйфатларның мөһимлеген ассызыклады. Ә Гайшә радыйаллаһу ганһәнең тарихы хисләр белән бәйләп ачылды: аны хатын-кызларга хас булган кабатланмас сыйфатлары аеруча аерып тора. Илһамия остаз Гайшә радыйаллаһу ганһәнең белемле, матур итеп сөйли белүенә, Мөхәммәд пәйгамбәрдән ﷺ бик күп хәдисләр тапшыруына игътибар итте. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ бөек хәләл җефетләре мисалында кызларга кеше яшәешенең мәгънәсе – Аллаһка табынуда, ә мөслимәнең гаилә тормышында Аллаһы ризалыгына ире белән яхшы мөнәсәбәттә булганда гына ирешә алуын җиткерә алды. Чөнки Өммәт аналары, беренче карашка гади булып күренсәләр дә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ хәләл җефетләре булып, Аллаһы каршында бөеклеккә ирешкәннәр. Аларның һәркайсы аерылып торган, әмма аларны Аллаһы Тәгалә ихтыярына тугрылык берләштергән.
Мөслимәләрнең, түгәрәкләнеп утырып, үзара сөйләшеп утырулары очрашуның иң истә калырлык, җанга рәхәт өлеше булды. Алар, кулларына кечкенә генә кәгазь төргәкләр тотып, дулкынланып, Өммәт аналарының тарихларын өйрәнде һәм сөйләшеп-фикерләшеп туя алмады. Өммәт аналарының күбесе авырлыклар кичергән, әмма Аллаһыга тулысынча ышанып, үз язмышларын кабул иткән.
Мәҗлесне иң кызыклы өлеше анда катнашучыларның үз кызларына киләчәккә хат язу белән бәйле булды: мөслимәләр балаларына киңәш һәм үгет-нәсыйхәт бирде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хәлне күзәтеп тору да кызык иде: алар, уйланып һәм дулкынланып хатлар язды, ә мәҗлескә әниләре белән килгән кызлар кочаклашып елашты.
Кичә азагында оештыручылар Өммәт аналары тарихлары турында тагын бер кат уйланырга өндәде, чөнки мәҗлестә катнашучыларның һәркайсы ул тарихларда күңеленә якын булганын тапты. “Затлы мәҗлес” тәмамланганнан соң да, кызлар таралырга ашыкмады: алар Илһамия остаз Шәрифуллина белән аралашуын дәвам итте, оештыручыларга кызыклы кичә өчен рәхмәт әйтте.
“Затлы мәҗлес” очрашулары – дәресләр, лекторийлар форматында үтүче чаралар түгел, бу безнең гүзәл динебез турында рухи сөйләшүләр. Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар айга бер тапкыр чәршәмбе көнне кичке җиденче яртыда (18.30) үткәрелә. Телеграмда @muslimmol каналында яңалыкларны күзәтеп барыгыз һәм сез бу очрашуларда катнаша алырсыз. Хатын-кызларның «Затлы мәҗлес»ләре Казанда 2021 елдан бирле үткәрелә һәм төрле яшьтәге, төрле эштә эшләүче, гаилә хәле һәм мәнфәгатьләре төрле булган хатын-кызларны үз тирәсенә туплый.
Чыганак: dumrt.ru