«Пышны» фольклор ансамбле биючеләре «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруында төйдереп биеп, студия сәхнәсе идәнен чак сындырмаганнар. Хуҗалар: «Бигрәк каты басалар болар», – дип шаккатып карап торганнан соң, тизрәк фотога, видеога төшереп калырга тырышканнар. Озатканда: «Тагы килегез. Сез безгә бик ошадыгыз, сезнең белән бигрәк тә күңелле икән», – дип әйтеп калганнар. «Пышны» ансамбленең чыгышын 20 июль көнне «ТНВ» каналында «Җырлыйк әле» тапшыруында карый аласыз.
Моннан берничә ел элек Төмән районы, Муллаш авылының күңелләре җыр-моңга тартылган ир-атларын һәм хатын-кызларын туплап «Пышны» фольклор ансамблен оештырган һәм аларны өлкәгә генә түгел, бөтен Россия күләмендә таныткан музыкант, җырчы, оста биюче, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе исеменә ия булган Җәгъфәр Касыймов бу көннәрдә редакциягә «очып» килеп кереп, олы шатлыклары белән бүлеште. Казан шәһәренә сәяхәтләрен ул, гармунда татар көйләрен сыздыргандай, кызыклы, образлы итеп сөйләп, безгә, «Казан бүләге», дип, тотып килгән бәлешен калдырып, очкандай чыгып та йөгерде…
Җәгъфәр абыйның сөйләвеннән шуны белдек: Казан шәһәреннән аңа «Яңа гасыр» каналында чыгып килә торган «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруын алып баручы Динә Закирова шалтыратып, ансамбльне үзләренә кунакка чакырган. Шул көннәрдә генә Барда муниципаль округында узган Бөтенроссия авыл Сабан туеннан кайтып төшкән булуга карамастан, мондый бәхетле очрак көн дә тәтеп тормый дип, ризалык белдергән.
Мин тиз генә үземнекеләргә шалтыратып, Казанга бару турында сөйләштем, ә хатыным Гөлшат 8 кешегә поездга билетлар карап, спонсорлар эзләргә кереште. Ахырда, безгә ике машинада барырга туры килде. Яңа гына операция кичергән Нариман Хәлиуллин 1400 чакрым юлны рульдә барырга ризалашуы күңелебездә рәхмәт хисе тудырды. 28 нче июнь көнне Төмәннән чыгып киткәндә көн ямьсез, яңгыр ява иде. Өстәвенә юлда бөкеләргә очрап, әйләнеч юллар белән бара-бара, 20 сәгатьтә Казанга барып җиттек. Гөрләп торган Казан кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән каршылады. Безнең килгәнне Динә белән Илнур Закировлар гына түгел, хәтта сак хезмәткәрләре дә түземсезлек белән көткәннәр. Безне күргәч, колач җәеп каршы алдылар. Студиягә кергәч, аппаратураларны, камераны күреп, башта барыбыз да каушап, югалып калдык, аннары өйрәнеп киттек. Уенда катнашырга мин, Гөлшат Касыймова һәм Нариман Хәлиуллин теләк белдердек. Уен 3 турдан торды. Беренче бирем – “Нинди көй икәнен бел” дип аталды. Музыкаль пауза итеп, мин шагыйрә, якын дустыбыз Фәйрүзә Мөслимова истәлегенә багышлап, аның сүзләренә язган «Әгәр китсәм…» дигән җырымны җырладым. Бик кызганыч, 9 июльдә аңа 70 яшь тулган булыр иде. Безнең белән Муллаш авылыннан барган РФнең атказанган укытучысы Фәнисә Зиннәтуллина Муллаш авылы һәм авылның визит карточкасы булып торган «Пышны» ансамбле турында бик әйбәт итеп сөйләде. Уенның икенче турында экранда бирелгән сүзләрнең кайсы җырдан алынганнарын белеп, без тагы үзебезгә баллар җыйдык. Халыкны ял иттереп, Гөлшат «Җәйнең матур аяз таңнарында» дигән җырны башкарды. 3 нче турда тавышыннан кайсы күренекле җырчы җырлаганын танырга кирәк булды. Бу биремнәрне дә без уңышлы гына үтеп чыктык. Нариман Хәлиуллин «Рамай» татар халык җырын җырлады. Тапшыруны алып баручы Динә Закирова ансамблебезгә, гомумән, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларга рәхмәт белдерде. Татар җыр сәнгате өлкәсендәге белемебезгә бәя биреп өчебезгә «Татар җырын югары зәвык белән башкарып, милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләгән өчен» дип язылган дипломнар тапшырды. Ахырда: «Әйдәгез, себер татар телендә җырлап, төйдереп биеп тә алыгыз», – дигәчләр, без сәхнәгә тезелеп басып «Эцкен көй» җырын җырлап, төйдереп биеп күрсәттек. Төйдерүдән студия гөр килде. Без бит Казанга яңа матур костюмнарыбызны киеп бардык. Аларны Барда Сабан туена барыр алдан гына Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, «АрктикПромИзыскания» оешмасы генераль директоры Реваль Хөснетдинов һәм Винзили керамзит гравий заводы җитәкчесе Риволь Саммасов ярдәмнәре белән тектердек. Форсаттан файдаланып аларга, Казан шәһәренә баруда матди ярдәм күрсәткән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева белән актив җәмәгать эшлеклесе Марат Кормановка, шулай ук безнең җанатарларыбыз – Тубыл шәһәрендә туып-үсеп, бүгенге көндә Казанда музыка белеме алучы Айдар Ниязовка, «Мәгариф» журналы хезмәткәре Таңсылу Габидуллинага, авылдашыбыз Фәнисә Зиннәтуллинага, Төмән шәһәреннән барган җырчы Мәүлиха Нәбиевага һәм дә «Җырлыйк әле» тапшыруын әзерләүдә катнашучыларның һәркеменә рәхмәтебезне белдерәбез, – дип сөйләде.
Җәгъфәр абый Казаннан дәртләнеп, илһамланып, яңа проектлар булдыру турында хыялланып килүләре турында да әйтеп үтте.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Чыганак: yanarish72.ru