«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан Сабан туена бүләк җыю йоласына багышланган матбугат конференциясе булды.
Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак
Бүләк җыю 19 июньдә, 11.00 сәгатьтә башланачак. Йөреш дүрт маршрут буенча узачак.
«Казанда Сабантуй өч урында үтәчәк һәм шулай ук ипподромда ат чабышы булачак. Казан Сабан туеның да үз традицияләре бар. Ел саен Сабантуйдагы уеннарда һәм ярышларда җиңүчеләрне хөрмәтләү өчен бүләк җыю оештырыла. Сабантуйның үзенә килгәндә, Мирный поселогындагы локациясендә 11 муниципалитет үзләренең ишегалларын тәкъдим итүе көтелә. Анда халык иҗаты, балалар өчен программа да күрсәтеләчәк», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Бүләк җыю Казан Кремлендәге ТР Рәисе Резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буйлап, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан башлап Пушкин урамы аша үтәчәк. Шулай ук «Туган авылым» комплексыннан алып Туфан Миңнуллин урамында һәм Иске Татар бистәсендә оештырылачак.
Бүләкләр җыеп алганнан соң, 13.00 сәгатьтә халык Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкка җыелачак. Биредә кунаклар һәм шәһәр халкы өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Казан Сабан туена бүләк җыю турында: Гармун моңнарын ишетеп халык урамга чыга
«Сабантуйга бүләк җыю йоласы — буыннан-буынга күчә торган матур гореф-гадәт. Гармун моңнарын ишетеп халык урамга чыга. Әйтергә кирәк, бу йола авыл җирлекләрендә оешкан төстә уза һәм аны шәһәрләрдә дә дәвам итәбез. Бүләк җыю милли төсмер белән җигелгән атлар белән җыела. Һәркем бүләк бирә ала. Традиция буенча һәркем кадерле теләкләрен әйтә ала. Бөтен бүләкләр дә Сабантуй фондына җибәрелә», — дип билгеләп үтте ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Шулай ук спикер, әлеге көндә бөтен дөнья буйлап 100дән артык Сабантуй үтүен ассызыклады.
«Сабантуйның ат чабышлары — 20 июньдә үк булачак. Сабантуй көнне, 16.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Анда мәдәни программа да көтелә, лоторея дә уйнатылачак. Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак», — дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Абзалов.
Сабантуй киләсе шимбә, 21 июньдә узачак. Программа 9.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук Сабантуй уздыру урыннарына бу көнне 8.00 сәгатьтән махсус автобуслар йөриячәк.
- Милли костюмда яки милли бизәкле кием киеп килүчеләр өчен бушлай туңдырма каралган, ди оештыручылар.
Чыганак: tatar-inform