Бүген җигүле атлар белән Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы узды. Беренче арба Казан Кремлендәге Татарстан Рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барды. Тәүге булып Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнеханов бүләге тапшырылды.
«Гомер-гомергә авылларыбызда да Сабантуй нәкъ бүләк җыюдан башланган. Бу матур традицияне Казанда да дәвам итүебез – аеруча кадерле. Чөнки Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәребездә йөрү генә дә ни тора! Без барлык татарстанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Казан Сабан туена көтеп калабыз. Билгеле булганча, Сабантуй – өч мәйданда узачак. Бик күркәм, бик күңелле итеп әзерләнәбез», – дип ассызыклады Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыГүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.
Казан мэры Сабантуйга телевизор бирде. Шулай ук милли яулык һәм башка күптөрле бүләкләр бирелде.
«Сабантуй – һәрвакыт халкыбызның иң асыл, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган. Элек-электән тырыш хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү, аларны хөрмәтләү мөһим вакыйгаларның берсе булган», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.
ТР Милли музее билетлар һәм китаплар бүләк итте. Алга таба Сабантуйга бүләк җыеп сөрән салу йоласы Бауман урамы буйлап дәвам итте. Рестораннар, кунакханәләр матди бүләкләр дә тапшырдылар, шулай ук кайсыберләре музыкаль номерлар да әзерләгән иде.
Чыганак: tatar-inform