Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» спектаклен тәкъдим итте. Бу тамаша «Хәл бу ки…» проекты кысаларында куелган, һәм ул татар музыка сәнгатенең якты йолдызы, бөек композитор Салих Сәйдәшевка багышлана.
Спектакль аша тамашачыга «Музыка нәрсә ул?» дигән тирән фәлсәфи сорау куела. Музыка — йөрәк авазы, иҗатчы язмышы, һәм шул ук вакытта халкыбызның тарихы, аның рухи дөньясы. Салих Сәйдәшев образында без үзебезне, татар сәнгатенең бөеклеген, аның катлаулы, әмма данлы юлларын күрә алабыз.
Пьесаның авторы яшь язучы — Алинә Хәбибуллина. Спектакль тәмамлангач, Алинәне сәхнәгә чакырып алдылар. Ул тамашачылар белән үзенең хис-кичерешләре белән ихлас уртаклашты. Алинәне котларга туганнары, якташлары, хеәмәттәшләре, дуслары да килгән иделәр.