Бүген, 19 гыйнвар көнне, Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27нче гимназиясендә Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узачак.
Чарага башкалабызның һәрбер мәктәбеннән, балалар бакчасыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырулы.
Программада:
- Казан шәһәре буенча татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланованың оешманың эш планы белән таныштыруы;
- Хатын-кыз модасы буенча “Эбиволь“ ширкәте вәкиле һәм Флера Калмурзинаның чыгышлары;
- “Милли моңнар” югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Гарифуллина чыгышы”.
- “Гаиләдә хатын-кызның роле” темасына А.Алиш премиясе лауреаты, “Шәһри Казан “ газетасы журналисты, күп балалы ана Йолдыз Шәрәпова чыгышы һ.б. каралган.
Чарада “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова да катнашачак.