14 ноябрьдә, Казан шәһәре Идел буе районының «Р.Г.Хасанова исемендәге аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 82 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе татар теленә багышланган зур бүләк – халыкара «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу ел да укучылар татар теле сөючеләрнең бөтендөнья бердәмлегенә кушылып, үз белемнәрен сынап карады.
Бу акция безгә нәкъ ни өчен кирәк? Аның максаты – безнең гүзәл татар телен саклау, аны бөтен дөньяда тарату һәм яңа буынны мәдәниятебез байлыгы белән таныштыру.
Диктант языр өчен Каюм Насыйринең «Кабуснамә»сеннән алынган хикәят сайланды.
Акцияне оештырган Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәт! Сезнең тырышлыгыгыз булмаса, безнең тел болай киң җәелмәс иде.