tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар
Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар

Казан шәһәре мөселманнарын Бәраәт кичәсенә чакыралар

Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы кичтә (13нче февральдән 14нче февральгә каршы кичтә) бөтен ислам дөньясы мөселман календарендагы мөһим датаны – Бәраәт кичәсен билгеләп үтәчәк.

13нче февраль көнне (пәнҗешәмбе) сәг. 15.00-дә Казанда Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган чара үткәреләчәк. Бу көнне мәчеткә җыелган халыкка Бәраәт кичәсенең һәм нәфел намазларның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән аятьләре һәм салаватлар укылачак.

Кичәгә Апанай мәчете мәхәлләсе, шулай ук Казан шәһәре мөселманнары, Татарстан башкаласы кунаклары чакырыла.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*