«Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Башкарма комитеты карары нигезендә 2018 елның 19-22 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды узачак. Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары нигезендә конгресс составына кергән һәр теркәлгән татар иҗтимагый оешмасына съездда катнашу өчен 1 урын бирелә.