Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елга эш планы нигезендә агымдагы елның 26-28 августында Казан шәһәрендә “Татарстан – рухи Ватаным” шигаре астында “Милләт Җыены” чарасы уза.
“Милләт Җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә.
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында,Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының 1 мең күренекле вәкилен үзенә җыя.
Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырыла. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак.