Казан шәһәренә “Милләт Җыены” чарасында катнашу өчен делегатлар килә башлады. Алар арасында иң өлкән катнашучыларның берсе — Краснодар краеның Армавир шәһәреннән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Садыйк улы Гобәев. Хөрмәтле делегатны Казан тимер юл вокзалында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов каршы алды.
Искәртеп узабыз, 2025 елның 26–28 август көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстан – рухи Ватаным” шигаре астында “Милләт Җыены” чарасы узачак. Әлеге җыен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ике корылтай арасындагы эшчәнлек кысаларында оештырыла һәм татар милләте үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.