Безнең Казан шәһәре Ак калфаклылары чаралар гына үткәреп калмый, үзләредә Бөтендөнья татар хатын-кызларының күчмә утырышларында катнашалар. Быел Арчада, Чиләбедә һәм әле генә Удмуртия дә булып кайттылар. Удмуртия халкын күрергә безгә дә насыйп булды. Менә шул Удмуртия халкы турында сезгә сөйләп китәсе килә.
Безне Ижау шәһәренә кергәнче андагы Ак Калфак җитәкчеләре Алия ханым белән Бриллианд ханым каршы алдылар. Аннан Ижау шәһәренең кафесына алып кереп кунак иттеләр. Матур итеп татар халык җырларын җырлап каршы алдылар алар. Шуны әйтергә кирәк: бездә баллы чәк-чәк белән кунакларны каршы алсалар, алар ягында баллы бавырсак белән каршы алалар икән.
Аннан без Балезино районы Паюра авылына юлыбызны дәвам иттек. Анда безне матур татар хатын-кыз киемнәрен киеп апалар җырлап каршы алды. Ул апаларга сокланырлык. Иң зур яшьтәге апама 81 яшь. Шулай ук Васыятьнамә дип сәхнәләштерелгән тамаша Касим хан каршы алды. Алар аны шулай йөртәләр, чөнки Касимовлар нәселе Касим хан дигән кеше белән башланган. Аннан икенче этажга менеп музейлардагы экспонатларны карадык.
Аннары Кистем авылына юл тоттык. Менә шул авылга барганда минем йортлардагы билгелэргә күз төште. Берсендә чиләк, берсендә көрәк, һәм башка затлар ясалган. Аннан безгә аңлаттылар. Әгәр авылда янгын чыкса, кемнең йортына нинди зат ясалган, шуны алып килә икән. Бу бик дөрес эшләнгән әйбер дип саныйм мин моны.
Безне Кистем авылының мәктәбе каршы алды. Башта кунак иттеләр, аннан балалар концерт куйды. Зуррак сыйныф кызлары “Туган ягыңны онытма” диелгән кыска гына театр сәхнәләштерделәр. Бу театрны карагач барыбызда күз яше түктек. Ул театрда кыз анасы янына бик озак кайтмый, ләкин ул ничәләр кайтканда аның әнисе вафат булган була. Ул бик сагына әнисен, ләкин соң шул инде. Ул театрны карап бетергәч Кистем авылының хәзрәте Ильмир Касимов сүз башлады. Ул безгә шәҗәрәләр турында сөйләде. Ул үзенең Касимовлар нәселенең 27 буынын тапкан. Үзләренең нәселендә хан барлыгын да белгән. Ул уз нәселенен шәҗәрәсен төзер өчен бик зур эш башкарган.
Аннары безне мәктәп эчендә булган музей белән таныштырдылар. Ул музейга кергәч татар халкының нинди йорты булган, нинди киеме булган һәм ни өчен киелгән икәнен белдек.
Кичкә таба безне Кистем авылының мәчетенә алып бардылар. Ильмир хәзрәт авылы турында, ничек корбан бәйрәмнәрен үткәрүләрен, ничек балалар ның мәчеткә йөрүләре турында сөйләде. Аннан мәчетнең иске бинасында күрсәтеп чыкты.
Мәчеттән чыккач Мәдәният йортына юл тоттык. Безне анда зур концерт көтә иде инде. Башлангыч сыйныф укучылары “Балага исем кушу” исемле йоладан өзек сәхнәләштерсәләр, зур яшьтәгеләр “Солдат озату” йоласының өзеген күрсәттеләр. Бу “Солдат озату” йоласын карагач гаҗәпләнеп киттек, чөнки егетләр өйдән чыгып киткәндә кул бармакларын онга тидереп, түшәмдә бармак эзләрен калдыралар. Бу бармак эзен егет кайтмыйча сөртергә ярамаган.
Шулай ук ризыклары турында да берничә сүз әйтеп китәргә кирәк. Бездә көндә пешерелә торган коймак, алар ягында якын кунаклар килгәч кенә пешерелеп куела икән табынга. Коймак дип тә атылмый – тәб икмэк, колакча, ә кайбер авылларда мич коймагы дип атыйлар. Шулай ук кош теле камырына охшаган зур итеп җәелгән кабарча чыга аларда. Ул мич алдында майланган табада пешә икән.
Шул авылда кичке ашны ашап, яңадан кире Ижау шәһәренең “Энергетик” санаториясе кунарга кайттык. Анда йокыга тиз генә китеп булмады, Ак калфак кызлары белән бик озак сөйләшеп утырдык, әйтерсеңлә бер-беребезне күптән беләбез диярсең.
Икенче көн җитте. Иртән санаториядә тәмләп иртәнге ашны ашаткач, аларга рәхмәтләрне әйтеп Ижау шәһәре буйләп сәяхәт иттек. Беренче булып “Энҗе” исемле балалар бакчасына юл тоттык. Ада безне кечкенә йолдызлар каршы алдылар. Балалар кунаклар белән кул биреп күрештеләр. Элек кеше бер-берсе белән күрешкәндә, аның кулында коралы юкмы дип тикшергән. Балалар бакчасында музейда бар. Анда балаларны тукыма тукырга өйрәтәләр. Хәтта ясапта күрсәттеләр. Аннан тәрбиячеләре белән, хәтта әбиләр белән дә 3 йоладан өзек күрсәттеләр. Беренчесе “Орчык” өмәсе, икенчесе “Тула өмәсе”, ә өченчесе “Каз” өмәсе иде. Балаларга карап сокландык. Алар кунакларны да үзләре белән уйнаттылар. Кунакларга бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук бу бакчада әти-әниләр бик актив булышканнары күренә. Балалары белән үз “Шәҗәрә” агачларын ясаганнар. Хәтта шәҗәрә агачы кебек бармак уеннарында ясап куйганнар.
Ә урамдагы матурлык, үзе бер соклангыч. Курчаклар кышкы киемгә киелгән, алар барысыда чанада утыралар. Чаңгылар, хоккей таяклары бастырылып куелган, ә песок белән уйный торган җирдә төсле көрәкләр, чиләкләр бастырылып куелган.
Аннан без Ижау шәһәре мәчетенә кердек. Анда Фаиз хәзрәт Мухәммәтшин белән таныштык. Ул безгә дөньяда туганлы, кунакчыл, тәртипле, булышучан һәм дошманлы кешеләр турында сөйләде. Аннары мәчет артында урнашкан мәктәпкә юл тоттык. Анда мөселман балалар гына укый икән. Без кергәч югалмадылар алар, хәтта берсе басып үзе турында сөйләп тә бирде. Үзе бу шәһәрдә әбисе белән тора, ә әнисе Төркиядә яши икән.
Аннары халыклар дуслыгы йортына юл тоттык. Анда Ак калфаклыларының күчмә утырышы булды. Бөтендөнья татар хатын-кызларының Ак калфак җитәкчесе Кәдрия Рәисовна шушы ике көн эчендәге булган күренешләргә нәтиҗә ясады. Аннан бүләкләү өлеше башланды. Ак калфаклыларның хәрберсенең рәхмәт әйтәсе килде. Кәдрия Рәисовна Кистем авылы мулласы Ильмир хәзрәткә медаль тапшырды. Бу утырыш Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Зөлфия Шәвәлиева