tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан тавышлары» шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра
«Казан тавышлары» шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра

«Казан тавышлары» шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра

24 август Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары»театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Чара 20.30 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк.

Бу кичтә «Җир шарында мәхәббәт бармы?» дигән мәңгелек сорауга җавап эзлибез. Музыка һәм шигырьләргә төрелгән хисләр симфониясе яратуның барлыгын гына түгел аның төрлелеген дәлилләргә омтыла: якыннарны, сөеклеңне, туган ягыңны ярату… Перформансның төп герое – чичән-шагыйрь дөньяның мәхәббәттән яралганына ихластан ышанса, физика галиме, киресенчә, бу тормышта һәрнәрсә фәнгә буйсына дигән фикердә. Бу бәхәстә кем хаклы булыр икән?

Мэрия балконнарыннан Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин катнаша.

Шулай ук балконнарданТатарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм таланталы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.

«Бу юлы тамашачыларга нинди тарих бәян итәрбез икән дигән сорауга, быел җавап бик тиз табылды. Гаилә елында, әлбәттә, Мәхәббәт темасына мөрәҗәгать иттек. Сөю, ярату хисе һәр йөрәктә яшәвен, ә Казаннның чын мәгънәсендә гашыйклар шәһәре булуын әлеге кичтә тагын бер кат исбатларбыз дип уйлыйм. Хисле шигърият һәм музыка дөньясына рәхим итегез! Барыгызны да көтеп калабыз!» – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Кич дәвамында тамашачылар Максим Горький, Михаил Лермонтов, Муса Җәлил, Борис Пастернак, Анна Ахматова, Евгений Евтушенко, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Миннуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльмира Җәлилова һ.б. әсәрләрен ишетәчәк.

Сценарий авторы – Резеда Зәйниева, режиссерлар – Татьяна Старикова һәм Радик Бариев.

Исегезгә төшерәбез, «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы Казан Мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*