tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»
Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»

Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»

Иске Татар бистәсендә урнашкан дала халыкларына хас тирмәгә күпләр игътибар иткәндер. Анда килеп керүгә, чал тарихка аяк баскандай буласың. Тирмә эчендә атлар кешнәгәне, кошлар сайраганы, челтерәп су акканы ишетелеп тора. Монда борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, борынгы уен һәм ау кораллары белән танышырга, хәтта киемнәрен киеп карарга да мөмкин.

Биредә бер сәгатькә якын баручы спектакль «Нәсел кайтавазы» дип атала. Ул «Тамырлар» проекты нигезендә тормышка ашырыла. Проект авторы Марат Рамазанов әйтүенчә, алар монда киләчәктә төрле тарихи чорлар белән республикага килгән туристларны таныштырырга ниятлиләр.

– Спектакль борынгы төрки халыклар тарихында зур урын алып торучы Ашина риваяте буенча әзерләнгән. Риваятьләр буенча, ул  – дошманнары тарафыннан кырылган төрки кавеменнән торып калган бердәнбер угыл белән ана бүредән туган балаларның берсе. Тамашада 3 артист катнаша. Монда гореф-гадәтләргә тугрылык, туган телне саклау, мәдәни мирасны буыннан-буынга тапшыру кебек рухи кыйммәтләр күрсәтелә, – дип сөйләде сценарий авторы, режиссер – Камал театры артисты Артур Шәйдуллин.

Оештыручылар этник тамашаны әзерләгәндә хаталар китмәсен өчен, Татарстанның Фәннәр академиясе галимнәренә дә мөрәҗәгать иткән. Спектакльне карарга тарихчылар үзләре дә килгән иде.

– Алар үзләренең идеяләрен күрсәтеп, бездән консультация алдылар. Шуңа күрә бу проект чын мәгънәдә тарихи чыганакларга, тарихи чынбарлыкка таянып ясалган дип ышанабыз, – ди Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Спектакль башланганчы, экскурсовод тирмәнең үзе белән таныштырып китә. Ул ничек һәм нинди материаллардан ясалган, аны кемнәр урнаштырган, нинди киемнәр кигәннәр, ничек җәнлекләр аулаганнар, нинди уен коралларында уйнаганнар – барысын да күрсәтә һәм аңлата.

Тирмәнең бизәлеше һәм киемнәр буенча  да тарихчылар һәм этнографлар киңәш биргән. Сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Рәисе каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова әйтүенчә, болгар чорындагы бизәкләрне бу юртага ничек туры китерү турында озак уйлашканнар.

Казан тирмәсендә «Нәсел кайтавазы»

– Татар юртасы ул үзенчәлекле булырга тиеш, чөнки без далада түгел, Идел буенда торабыз. Шуңа да бизәкләрне ясаганда, ике-өч төс кенә кулландык, – дип сөйләде ул.

Этник тамашаны журналистларга да тәкъдим иттеләр. Бу көнне спектакльне карарга шулай ук «Адымнар» мәктәбе һәм 16 татар-инглиз гимназиясе укучылары да чакырылган иде.

Спектакль чәй өстәле янында бара, соңыннан тамашачылар үзләре дә спектакльгә кушыла. Укытучылар һәм укучылар әйтүенчә, проект бик кызыклы.

– Мондый тамашаларны балалар аеруча җанланып кабул итә һәм күбрәк истә калдыра. Укучыларны тарихыбызга, телебезгә җәлеп итү өчен дә файдасы зур, – ди алар.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*