ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Казан утлары” журналы мәктәп укучыларын «Батырлыкта – матурлык» бәйгесендә катнашырга чакыра
“Казан утлары” журналы мәктәп укучыларын «Батырлыкта – матурлык» бәйгесендә катнашырга чакыра

“Казан утлары” журналы мәктәп укучыларын «Батырлыкта – матурлык» бәйгесендә катнашырга чакыра

«Казан утлары» журналы редакциясе язучылар һәм мәктәп укучылары арасында җәмгыятебез каһарманнарына һәм традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган «Батырлыкта – матурлык» ачык әдәби бәйгесен үткәрә. Аның кысаларында мәктәп укучылары арасында «Шигырь» номинациясе игълан ителде.

Бәйге бер турда үткәрелә: 2026 елның 1 апреленнән 2027 елның 31 мартына кадәр. Нәтиҗәләр ясау — 2027 елның 26 февраленә кадәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — 2027 елның 31 марты. Катнашу өчен шартлар һәм чараны оештыру буенча төгәл мәгълүмат «Казан утлары» журналының рәсми сайтында урнаштырылган: kazanutlary.ru

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*