«Казан утлары» – халкыбыз журналы. Аның һәр саны милли мәнфәгать, милли рух, милли гамь белән сугарылган, халкыбызның үткәненә, киләчәгенә төбәлгән.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары белән очрашу узды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. Биредә «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы редакторы, якташыбыз Алмаз Хәмзин катнашты.
Очрашу кунаклары «Казан утлары» журналы, аның тарихы, яңалыклары белән таныштырып, иҗатка тартылган төрле яшьтәге каләм ияләренә үзләренең төпле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Журналда шигырьләре басылып чыккан һәркемгә «Казан утлары» журналын бүләк иттеләр. Шигырьләр, җырлар, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барган тирән эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы бу очрашуда без – тамашачылар «Казан утлары» яктысында җылынып рухи
рәхәтлек алдык.

