Казан янында урамнары татар ханнары һәм татар тарихында зур эз калдырган дәүләт эшлеклеләре исемнәре белән аталган «Ханнар утары» (Ханская усадьба) дип аталган бистә төзелә. Бу хакта «Татар-информ» журналистына төзүче компания – «Хан йорты» (Ханский дом) ширкәте җитәкчесе Ильяс Гыймадов сөйләде.
«Беренче урам – Сөембикә. Аңа юридик яктан атама бирелде. Һәр урамда мәгълүмати такта булачак, шушы кешенең тарихы, безнең җәмгыятькә, дәүләткә, безнең киләчәккә нинди өлеш керткәне турында мәгълүмат булачак», – диде Ильяс Гыймадов.
Төзүче компания әйтүенчә, Сөембикә урамыннан тыш Алмыш хан һәм Мөхәммәт Әмин хан урамнары юридик яктан бирелгән. Болардан тыш Казан ханнарыннан Мәхмүд хан, Сафа Гәрәй хан, Чыңгыз хан, Алтын Урда ханнары Менгу Тимер хан, Әхмәт хан, бәкләрбәк Идегәй, шулай ук Гәрәй хан, Касыйм хан, Фатыйма һәм Нур-Солтан ханбикәләр исемнәре бирү ниятләнә. Шулай ук казах ханы Касыйм исемен дә бирү ниятләнә.
Тарихта зур эз калдырган ханнар сайлап алынган. Сөембикә – Казан ханлыгы ханбикәсе. Алмыш хан – Идел буе Болгар дәүләте чорында ислам динен кабул иткән шәхес буларак билгеле. Мөхәммәт Әмин – Казан ханлыгының иң мәшһүр ханнарының берсе, ул шагыйрь буларак та, дәүләтчелекне ныгыткан көчле идарәче буларак та билгеле. Мөхәммәт Әмин ханның җәсәде 2017 елда Казан Кирмәнендә җирләнде. Мәхмүд хан – Мәскәү кенәзе Василий Икенче гаскәрен җиңеп, аны әсирлеккә алган. Сафа Гәрәй хан вакытында Казан икътисади, сәяси яктан куәтле дәүләт була. Касыйм хан – Казах ханлыгын куәтле дәүләт булуына ирешә. Менгу Тимер хан Алтын Урданы мөстәкыйль дәүләт булуына ирешә. Әхмәт хан – Олы Урда ханы, Алтын Урданы саклап калырга тырышкан, «Угра елгасы буенда торыш» тарихи вакыйгасы белән билгеле. Идегәй – Ногай Ордасына нигез салучы.
«Фикерне дә Аллаһ Тәгалә бирүче бит инде, безнең уйларыбызны да күрүче. Ничектер Аллаһ Тәгалә шулай салды – 2013 елда минем беренче балам туды, мин аңа Әмирхан дип исем куштым. Шуннан хан сүзе кереп калды һәм компания төзегәндә шулай хан дип бара. Аннан соң инде бистәне төзегәндә гади генә түгел, ә ниндидер мәгънә белән атыйсы килде», – дип аңлатты Ильяс Гыймадов бу фикерен.
Ильяс Гыймадов – журналист, дини юнәлештәге китаплар чыгарган Фаил Гыймадовның бертуган энесе. Ул кечкенәдән журналист булырга хыялланганын, татарның милли-мәдәни тормышы белән кызыксынып яшәвен әйтте. Аның фикеренчә, татар ханнарының исемнәрен мәңгеләштерү тарихны истә калдыру өчен дә кирәк. Һәр урамда кайсы ханның кем икәнен аңлаткан белешмәләр булачак, диде ул.
«Без бит үзебезнең тарихны хәзер онытып барабыз, белмибез, ханнарны да белмибез. Кеше белми дип кенә әйтеп булмый, мин үзем дә белмим, миңа да оят. Без ниндидер чит илнекеләрне беләбез, аларның кыйммәтләрен алып, аларга охшарга тырышабыз. Без үзебезнең тарихны, үзебезнең шәхесләребезне искә төшереп, аларны өйрәнеп, алардан ниндидер энергия алып, үзебезгә үрнәк итеп, үзебезгә шундый ук максатлар куеп эшләр өчен дигән ният белән ханнар исеменнән башладык», – диде ул.
Ильяс әйтүенчә, барлыгы иллеләп урам булырга тиеш. Татар ханнары исемен генә түгел, күренекле шәхесләрнең дә исемнәре мәңгеләштереләчәк, әйтик, бистәдәге мәчетне меценат Әхмәт бай исеме белән атаячаклар. Ильяс шул уңайдан Әхмәт байның тарихын да укып өйрәнгән. Йортларның проектлары да татар сүзләре белән аталган – «Мәхәббәт», «Бәрәкәт», «Гүзәл» һәм башкалар.
Чыганак: tatar-inform.tatar