tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан үзәгендә шәһәркүләм Мәүлид узды
Казан үзәгендә шәһәркүләм Мәүлид узды

Казан үзәгендә шәһәркүләм Мәүлид узды

Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә (15нче сентябрьдә), башкалабызның Иске татар бистәсендә, Мәрҗани мәчете каршында сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ туган ае уңаеннан Мәүлид ән-Нәби узды. Беренче тапкыр ул әлеге урында шәһәр күләмендә ачык һавада үткәрелде. Әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Нәзарәт белән бергәлектә оештырылды.

Каюм Насыйри җәяүлеләр урамы сәхнәсе дин кардәшләребезне, имамнарны, казанлыларны һәм башкала кунакларын җыйды. Халык өчен бай тематик программа тәкъдим ителде, аның режиссеры – танылган мәдәният эшлеклесе Фәнис Җиһанша.

Сәхнәдә Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар ансамбле, Мәрҗани мәчете каршындагы “Мәрҗән” ансамбле, Миңгол Галиев, Гөлзадә Сәфиуллина, Сәидкамал Сөенов һ.б. чыгыш ясады. Ә тамашачылар алдында үзләренең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәтләрен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җиткерде. Хәзрәтләр Мәүлид аеның фазыйләтләре турында сөйләде, бу айда чаралар үткәрүгә дәлилләр китерде, Пәйгамбәребезне ﷺ яратырга һәм аның сөннәтенә иярергә чакырды.

Моннан тыш, балалар өчен Пәйгамбәребезнең ﷺ сирасы буенча викторина оештырылды һәм бүләкләр бирелде.

Мәүлид салават уку белән тәмамланды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*