tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ачык һавада “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр” премьерасына багышланган күргәзмә ачылды
Казанда ачык һавада “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр” премьерасына багышланган күргәзмә ачылды

Казанда ачык һавада “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр” премьерасына багышланган күргәзмә ачылды

Камал театры каршындагы мәйданында күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәү романнары буенча куелган “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр” премьерасына багышланган күргәзмә ачылды. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Махсус тумбаларда спектакль күренешләреннән һәм XIX гасыр азагындагы татарлар тормышын чагылдырнан аклы-каралы фотосурәтләр урнаштырылган. Күргәзмәнең сәнгать җитәкчесе-Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов.

“Бу күргәзмә белән без тарихыбызның бик катлаулы чорына бүгенге карашыбызны җиткерергә теләдек һәм гасырлар аша үткән текстның бүгенге көн белән бәйләнешен табарга тырыштык”, – дип сөйләде Сергей Скоморохов.

Исегезгә төшерәбез, 4, 5 һәм 6 ноябрьдә Камал театрында сезонның төп премьерасы – “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр”.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*