“Казан” милли-мәдәни үзәгендә танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Кичә Кукмара районы Мәчкәрә авылы вәкилләре, танылган галимнәр, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары, Казан югары уку йортлары студентлары һәм киң җәмәгатьчелек катнашында узды.
“Ана” китабы – дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында, билгеле булганча, милләте буенча ул татар иде. Фәүзия Бәйрәмова әлеге китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара төбәгендә, Мәчкәрә авылында, шул чорның архив материаллары саклаган Киров (Вятка) һәм Малмыж шәһәрләрендә, Кыргызстанның Бишкәк каласында һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрендә булды, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашты, күп санлы тарихи документлар һәм әдәбият белән танышты.
Үз чиратында Фәүзия ханым Бәйрәмова мавыктыргыч һәм шул ук вакытта һәр язучының батырлыгы җитмәслек сәяхәт, очрашулар-күрешүләр турында сөйләде, бу гаиләгә карата фикерләрен, карашларын белдерде.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов да язучының иҗатын бәяләп, үз вакытында Чыңгыз Айтматов белән күрешүләре турында уртаклашып китте. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә “Ана” китабы өчен Фәүзия Бәйрәмованы Г.Тукай премиясенә тәкъдим итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Кичәдә Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан килгән кунаклар, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров, Кыргызстанның танылган журналисты һәм сәясәтчесе Нәркәс Муллаҗанов, шагыйрь прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, яшь башкаручылар Базарбай Бикчәнтәй белән Руслан Хәсәновның моңлы тавышлары кичәгә ямь өстәде.
“Ана” китабын тәкъдим итү кичәсен Фәүзия Бәйрәмова түбәндәге сүзләр белән тәмамлады:

Синең тарихың аша, шушы бер нәсел аркылы, дөньяга даһины тудырган Татар Анасы язмышы аша, мин бөтен милләтемнең язмышын һәм даһилыгын дөньяга сөйләргә теләдем…

Кешелекнең башында Ана тора…
Кешелекнең сагында Ана тора…
Аналар барында дөнья да булачак…
Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана…”.