tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда азан әйтү һәм Коръәнне көйләп уку буенча курслар башлана
Казанда азан әйтү һәм Коръәнне көйләп уку буенча курслар башлана

Казанда азан әйтү һәм Коръәнне көйләп уку буенча курслар башлана

28нче октябрьдән башкалабызның “Рауза”, “Гаилә” һәм “Казан нуры” мәчетләрендә азан әйтү һәм татар мәкаме белән Коръәнне көйләп уку буенча ике айлык курслар башланачак. Әлеге дәресләрдә тавыш кую, татар мәкаме үзенчәлекләрен үзләштерү, дөрес итеп азан әйтү һәм Коръән уку буенча гамәли күнекмәләр биреләчәк.

Дәресләр ике төркемдә алып барылачак: 8-14 яшьлек малайлар һәм 15 яшьтән өлкәнрәкләр өчен. Ерак районнарда яшәүчеләр өчен дистанцион рәвештә уку мөмкинлеге тудырыла. Дәресләрне “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Марсель Әхмәдуллин һәм нәшидләр башкаручы Марсель Вәгыйзов алып барачак.

Бер төркемдә бары 12 укучы гына шөгыльләнә ала. Курслар тәмамлангач 2024нче ел ахырында имтиханны уңышлы тапшыручыларга сертификатлар тапшыру каралган. 2025нче елда алар Ураза бәйрәме кысаларында узачак республикакүләм “Татар азаны” бәйгесендә катнашу хокукы алачак. Җиңүчеләрнең шулай ук телевизион тапшыруларда төшүе һәм республика мәчетләрендә азан әйтүе көтелә.

Курсларга язылу өчен 8 (927) 443-34-04 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*