tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Казанда «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән пьесалар конкурсы старт алды. Анда, гражданлыгына бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Конкурска 2022 елдан соң иҗат ителгән оригиналь эшләр кабул ителә. Төп шартларның берсе – пьесалар татар телендә булырга тиеш.

Бәйге 4 номинациядә уза:

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнгән (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр)»;

«Кече составка исәпләнгән (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)»;

«Зур составка исәпләнән (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр өчен пьеса (11 дән 16 яшькә кадәр)».

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум, өченче урынга 70 мең сум каралган.

Конкурска гаризалар 1 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. Моның өчен пьесаның текстын [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурсның нигезләмәсе һәм гаризаның формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җыентык нәшер ителәчәк, аңа иң яхшы әсәрләр керәчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Проект ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*