tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк
Казанда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк

Казанда беренче мәртәбә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк

Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» театраль лабораториясе үтәчәк.

«Аның база коллективы Апуш» театр студиясе булачак. Сүз театр сәнгатенең үсеше турында бара, аерым алганда балалар театр сәнгате турында. Бу бик әһәмиятле юнәлеш», – диде Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Абзалов Казан шәһәрендәге мәдәни чараларга багышлап «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

Ул Казан мәктәпләрендә һәм мәдәният сарайларында балалар театр студияләре эшләп килүен искәртте.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022 елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә.
  • Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*