Бүген «Татмедиа» янында «Яңа исем» әдәби лабораториясе «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара үткәрде. Биредә фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри перформанс тәкъдим ителде, җырлар яңгырады.
«Бик зур рәхмәт шундый чара оештыруга! Бу көн эчендә генә түгел, ел дәверендә эшли торган эш. Аның өчен зур дәрт, теләк кирәк. Һәм бик зур шатлык белән яшь егетләрнең, кызларның чыгышларын тыңладым. Барыгызны да зур бәйрәм белән! Шушындый чараларны ешрак уздырырга, ешрак шулай итеп очрашырга һәм якты-матур көннәрдә күрешергә язсын», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Шулай ук чара барышында «ТНВ – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та фикерләрен ирештерде.
«Максим Горькийның шундый сүзләре бар «прославим поэтов, у которых один бог – красиво сказанное, бесстрашное слово правды». Менә мин бүген бу кыюлыкны сиздем. Өлкән буыннарның да, яшь буыннарның да шигырьләрендә дә шундый кыюлыкны сиздем. Әлбәттә, андый шигырьләр һәркайсыбызга көч бирә, киләчәктә халкыбыз, милләтебез, телебез өчен алга таба да эшләргә этәргеч ясый. Бик әйбәт чара. Буыннар бәйләнеше җебен сиздем, ул йөрәк аша үтә һәм аны һәрвакыт ныгытып торырга кирәк. Яшь шагыйрьләргә уңышлар телим», – дип ассызыклады ул һәм «Казан утлары» журналына рәхмәтен белдерде.
- «Яңа исем» иҗат лабораториясе – «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Юлай Низаев
Чыганак: https://tatar-inform.tatar