Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак. Татарстан Республикасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.
Быел җыенга 800дән артык катнашучы җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Җыенның программасы:
15 апрель (чәршәмбе)
Җыен «Корстон» кунакханәсендә катнашучыларны теркәү белән ачылачак. Делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар, шулай ук программа буенча Г. Тукай һәм М. Җәлил музейлары буйлап экскурсия планлаштырыла.
ТР Фәннәр Академиясендә җыенны ачу тантанасы булачак, биредә Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар планлаштырылган.
«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.
16 апрель (пәнҗешәмбе)
“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы узачак.
Программа буенча дискуссион – методик мәйданчыклар эше планлаштырыла.
Кич делегатларны мәдәни программа көтә.
17 апрель (җомга)
Дөньякүләм «Туган тел» җыенының төп вакыйгасы булып пленар утырыш булачак. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.