tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә
Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форумга Россия Федерациясенең 77 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1000 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.

Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук әлеге көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп 3 дискуссион мәйданчыкта эшлиячәкләр. Соңрак делегатлар “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсен карый алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*