tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды
Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды

Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды

Бүген Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– 2022 елда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бүген бирегә 5 чит ил һәм Россиянең 76 төбәгеннән дин эшлеклеләре килде… Әлеге форум тәжрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу урыны булыр, безне тагын да берләштерер, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Форумны ачу тантанасы моңлы азан тавышы белән дәвам итте. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды, “Татар азаны” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Рәсми өлештән соң делегатлар хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Иртәгә форум делегатлары катнашында Казанның Жәмигъ мәчетендә нигез ташы салу тантанасы, җыенның пленар утырышы, 21 май көнне исә Болгар шәһәрендә 1100 еллыкны бәйрәм итү чаралары планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*