tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Дагыстан ифтары узды
Казанда Дагыстан ифтары узды

Казанда Дагыстан ифтары узды

Рамазан аеның тугызынчы көнендә (9 март) Корстон-Казан залында Дагыстан Республикасы мөфтияте оештырган Дагыстан халкы ифтары узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге чараның хөрмәтле кунагы булды. Чарада шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтияте рәисе Абдулла Сәлимов, ике республиканың рәсми затлары, Волгоград өлкәсе мөфтие Кифах хәзрәт Мөхәммәд катнашты. Шулай итеп, бер өстәл артында Татарстан һәм Дагыстаннан 700 мөселман җыелды.

Мөфти Камил хәзрәт, ифтарда катнашучыларны җылы сәламләп, Дагыстан Мөфтие шәех Әхмәд-Әфәнде Абдулаевка сәлам тапшырды. Камил хәзрәт уразаның безнең Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт булуын, аны беркем дә тикшерә алмавын билгеләп үтте. Татарстан Мөфтие шулай ук уразаның рухи яктан файдасы турында кыйммәтле үгет-нәсыйхәтләр белән уртаклашты, Рамазан аеның һәм уразаның әһәмияте һәм изге гамәлләр һәм гыйбадәт өчен Аллаһы Тәгаләдән бүләкләр бирелүе турында сөйләде.

Абдулла хаҗи Сәлимов үзенең мөрәҗәгатендә Дагыстан  Мөфтие, шәех Әхмәд-Әфәнде исеменнән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Дагыстан һәм Татарстан халыклары арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул барлык мөселманнарның, ураза тотып, яхшырак һәм әхлакыйрак булуларын, тирә-юньдә Рамазан ае мохитее саклауларын теләде.

Рәсми затларның Рамазан ае һәм уразаның фазыйләтләре, дустанә мөнәсәбәтләр, дини мирас турындагы чыгышлары Йосыф Әсхәбәлиев һәм Рөстәм Хөсәеновның нәшидләре белән аралашып барды.

Чара барышында шулай ук ифтарда катнашучылар арасында гомрәгә юллама уйнатылды.

Ифтар мәҗлесе белән тәмамлангач, анда катнашучы мөселманнар Ватан иминлеге һәм МХОдагы солдатлар өчен дога кылды, Аллаһтан алар өчен яклау сорады.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*