Казанда татар эстрадасы йолдызы, ТАССРның – халык, РСФСРның – атказанган артисты Әлфия Авзаловага һәйкәл куелачак. Ел азагында һәйкәл авторын сайлау буенча конкурс игълан ителәчәк. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин шулай дип белдергән. “Ел ахырында – октябрь аенда һәйкәл авторын сайлап алу буенча яңа конкурс игълан итәчәкбез. Әлфия апаның туган көнендә – 15 гыйнварда халыкны һәйкәл проекты белән таныштырачакбыз. Урыны билгеле, әмма аны әлегә сер итеп саклыйбыз. Урыны матур, мәшһүр җырчының рухы шат булыр дип уйлыйм”, – дигән Натфуллин. Әлфия Авзаловага беренче һәйкәл 2019 елда мәшһүр җырчының каберендә урнаштырылды. Шул ук елда бер урамга ТАССРның халык артисткасы исеме бирелде, аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Узган елда Камал театры Әлфия Авзалова тормышына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән яңа музыкаль байопик тәкъдим итте. “Безнең өчен, безнең халык өчен Әлфия Авзалованың исеме бик мөһим. Хөкүмәт өчен мондый зур шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү иң мөһим бурычларның берсе булып тора”, – дип билгеләп үткән Натфуллин.