19-20 февральдә Татарстан Фәннәр академиясендә күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган «XX гасыр иҗтимагый-мәдәни контекстында Фатих Әмирхан» дип исемләнгән халыкара фәнни конференция уза.
Конференцияне ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Фатих Әмирхан талантының, татар әдәбиятын тар этник кысалардан күтәреп, аны рус һәм Европа классикасының иң яхшы үрнәкләре белән бер дәрәҗәгә куюын билгеләп үтте.
«Фатих Әмирханның таланты татар әдәбиятын тар этник кысалардан югары күтәрде, аны рус һәм Европа классикасының иң яхшы үрнәкләре белән тиңләштерде. Бүгенге конференция язучының әсәрләрен һәм хезмәтләрен яңача укырга этәргеч бирер, татар зыялыларының лаеклы вәкиле булган әдипнең иҗади мирасын популярлаштыруга хезмәт итәр дип ышанам. Бирегә төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән галимнәр җыелды, эшегез уңышлы булсын!», – диде ул
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков билгеләп үткәнчә,2026 ел Татарстанда әдәби юбилейлар елы булачак. Республиканың мәдәни календаре Һади Такташ, Гомәр Бәширов, Габдулла Тукай, Мәхмүт Галәү кебек танылган шәхесләрнең исемнәрен үз эченә ала. Әлеге юбилейлар елына стартны нәкъ менә Фатих Әмирхан бирде – 2026 елның беренче көнендә аның тууына 140 ел тулды.
«Фатих Әмирхан үзенең күпкырлы иҗаты белән татар әдәбиятында гаять тирән эз калдырган шәхес, ул безнең әдәбиятта аерым урын алып тора. Аның мирасы, һичшиксез, төрле аспектларда өйрәнелергә тиеш. Әлеге мөһим конференцияне оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановка зур рәхмәт белдерәбез, алга таба да язучының мирасы өйрәнелсен», – диде ул.
Татарстанның халык язучысы, ТР Язучылар берлеге каршындагы «Язучы» нәшриятының баш мөхәррире Газинур Морат үз чыгышында әдипнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде.
«Фатих Әмирханны өйрәнү, таныту эшләре бүген дә дәвам итә. Аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән безнең Казаныбызда зур, мәһабәт Фатих Әмирхан проспекты бар. Аристократ рухлы, затлы әдипнең һәйкәле, һичшиксез, шушы проспектның күренекле бер җирендә басып торырга тиеш», – дип белдерде ул.
Конференциядә катнашучы тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова Фатих Әмирхан иҗатының төрки халыкларны берләштерүче көч булуын искәртте.
«Фатих Әмирхан үзенең иҗаты белән төрки халыкларны берләштерә. Әлеге конференция безнең халыклар өчен яңа исемнәрне ача, без аларны онытырга тиеш түгел. Татарстанда узган чараларга без һәрвакыт бик зур өметләр белән киләбез, безнең уртак проектларыбыз, фәнни эшләребез бик күп», – диде профессор.
Ике көнлек фәнни җыен барышында төрле илләрдән килгән галимнәр Фатих Әмирханның иҗади мирасын тикшерәчәк. Шулай ук ХХ гасыр башы татар милләте лидерларының эшчәнлеге һәм сәнгатьтә парадигмалар алышыну шартларында классиклар иҗаты темалары буенча фикер алышулар планлаштырылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar