tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды
Казанда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды

Казанда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды

Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы герое Фатих Кәрим истәлегенә багышланган яңа һәйкәл ачылды. Монумент шәһәрнең «Яшьләр» скверында урнашкан. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, шулай ук шагыйрьнең оныгы Артём Кәримов һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, фән, сәнгать һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Алар бу һәйкәлнең яшь буын өчен тарихи хәтерне саклау символы булуын билгеләп үттеләр.

Фатих Кәрим (1909–1945) — XX гасырның иң күренекле татар язучыларының берсе. Ул үз иҗатын тормыш һәм сугыш чынбарлыгы белән тыгыз бәйләде.Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугыш юлын үтә. Ул Бөек Ватан сугышы орденының I дәрәҗәсе, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм башка бүләкләр белән бүләкләнә.

Аның фронттан язган шигырьләре сугыш чорында халыкка көч-куәт биргән, газеталарда басылып, киң катлам укучылар арасында зур танылу казанган. “Кызыл Армия” газетасы битләрендә дөнья күргән әсәрләре бүген дә яшь буын өчен батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булып кала.

Милли каһарманнарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү — ул безнең тарихыбызны һәм рухыбызны саклау.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*